25 ноябрьдә регионнар атнасы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков Яңа Чишмә муниципаль районы Советының VI утырышы эшендә катнашты.

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрьдә регионнар атнасы кысаларында РФ Дәүләт Думасы  депутаты  Виктор Пешков Яңа Чишмә муниципаль районы Советының VI утырышы эшендә катнашты. Аннан соң ярдәмчесе Гатина Елена белән бергәләп Яңа Чишмә гимназиясендә булдылар. Бу очрашу Парламент дәресе форматында үтте.

Укучылар белән очрашу тәмамланганнан соң В.П.Пешков Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә оештырылган яңа туган балага туу турында таныклык һәм 6 гаиләгә ана капиталы алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасында катнашты.  В.П.Пешков шулай ук Яңа Чишмә суды рәисе Р.Х. Закиров һәм   Яңа Чишмә  и       җәмәгать судьясы Сафин А.Ф. белән очрашып сөйләште.  Шуннан соң “Олимп” УСЗ да сайлаучылар белән очрашу булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International