ДНД отрядына иң беренчеләрдән булып керүче Архангел авылының 8 әгъзасына полиция бүлеге җитәкчесенең урынбасары Ильнар Валиуллин таныклыклар тапшырды. Авыл халкы бу вакыйганы зур канәгатьлек белән кабул итте, ә мәдәният йорты хезмәткәрләре таныклык тапшыру церемониясен тантаналы итеп оештырды.