14 - 17 октябрьдә Алабуга шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булып узды

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

14 - 17 октябрьдә Алабуга шәһәрендә Алабуга муниципаль районы Башлыгы призына  үсмерләр арасында бокс буенча  XIII Бөтенроссия турниры булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән 15 команда составындагы 173 спортчы һәм Россия регионнарыннан 6 команда катнашты. Яңа Чишмә районнан бу ярышларда 6 боксчы катнашты һәм 4 призлы урын яуладылар: Мухутдинов Айдар – 1 урын, Азарян Ваган – 2 урын, Шамазов Газиз – 2 урын һәм Пасечник Данил – 3 урын. Без балаларны һәм аларның тренеры Леонид Шабалинны ирешкән уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә югары уңышларга ирешүләрен телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International