Район оешмалары хезмәткәрләре өчен чаңгыда шуу бәйрәме чаңгы узышлары федерациясе, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Яшьләр һәм үсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан оештырылган иде. Бәйрәм чаңгы сезонының ябылуына һәм сәламәт яшәү рәвеше декадасына багышланып үткәрелде, анда барлыгы 149 кеше катнашты. Катнашучылар һәм җанатарлар өчен татлы камыр ризыклары белән чәй әзерләнгән иде.