Бүген Яңа Чишмә районы волонтерлары корпусының 1 утырышы уздырылды.Анда район мәктәпләренең иң актив укучылары, төрле патриотик акцияләр һәм конкурсларда катнашучылар җыелган иде.
Җыелучылар каршында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының Аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Евгения Янова, Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Илүзә Хөснуллина чыгыш ясадылар.
Катнашучылар өчен төрле мастер-класслар, тренинглар үткәрелде. Волонтерлар корпусының видеороликлары күрсәтелде. Чара азагында укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать хаты яздылар.