Бүген Утяшкино урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре һәм хокук бозуларны кисәтү буенча күчмә семинар- утырыш булып узды. Утырышта Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары В.Н.Семеняк, Яңа Чишмә муниципаль районыветераннар (пенсинерлар) Советы җитәкчесе А.А.Скоков, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты секретаре А.Н.Филиппова һ.б. катнаштылар.