4 февраль көнне район культура йортында район үзәге оешмаларының беренче иҗат концерты узды. Жюри хөкеменә үзләренең чыгышларын башлангыч, урта мәктәпләр һәм гимназия тәкъдим иттеләләр. Залда олылар гына түгел балалар да бик күп иде. Бу бик әйбәт күренеш, чөнки Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат концертлары зур тәрбияви әһәмияткә ия.
Һәр команданың чыгышы игътибарга лаек һәм үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде.
“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасыннан