Инвалидлар Көненә багышланган декада кысаларында 9 декабрьдә Петропавел авыл мәдәният йортында аерым бер мохитта яшәүче, игътибар һәм таяныч кирәк булган кешеләр өчен чара үткәрелде.Бу җирлектә 75 инвалид яши, шуның 52 се – 1 һәм 2 группа инвалидлары. Мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләрнең проблемалары онытылмас өчен, махсус чаралар үткәрелә. Әлеге чараларның төп максаты булып аларны кызгану түгел, киресенчә инвалидлар да барлык кешеләр кебек үк җәмгыятьнең бертигез әгъзалары икәнлеген искә төшерү тора.Килгән кунаклар алдында җирле үзидарә башлыгы Дворецкая С.П., район вәкиле-финпалата рәисе Завалишина Л.Л., ветераннар Советы рәисе,Петропавел авыл Советы депутаты Скоков А.А.чыгыш ясады. Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте, соңыннан инвалидларга азык-төлек пакетлары тапшырылды.