Һәр елны, ноябр аеның соңгы атнасында әниләр көненә багышланган бәйрәм уздырыла. Шушы датага багышланган чара “Аҗаган” яшүсмерләр клубында узды. Әниләр өчен “Әнием-кояшым минем” дип исемләнгән акыллы-мавыктыргыч кичә әзерләнгән иде. Клубта тәрбияләнүчеләр төрле музыкаль номерлар,җырлар, биюләр,бәйгеләр аша үзләренең әниләргә булган игътибарларын, сөюләрен күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. Клуб директоры Габутдинова Г.Г. кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек-саулык, олы бәхет теләде.
.jpg)
.jpg)