Көн тәртибендә- иннавацион төр милли мәктәпләрдә укытуның һәм тәрбиянең киләчәге

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Көн тәртибендә-  иннавацион  төр милли мәктәпләрдә укытуның  һәм тәрбиянең  киләчәге

1 декабрьдә Актаныш авылының   сәләтле балалар өчен булган гуманитар гимназия-интернатында татар  гимназияләре директорлары һәм милли белем һәм региональара хезмәттәшлек буенча методистлар, белем һәм фән министры  Энгель Фаттахов  катнашында семинар-киңәшмә булды. Киңәшмәдә катнашучылар милли гимназия-интернатлар шартларында укыту һәм тәрбия эшенең оештырулуы,  чыгарылыш сыйныф  укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең үзенчәлекләре, сәләтле балаларга ярдәм итү,укучыларның  предмет олимпиадаларында катнашулары һ.б. сорауларны карадылар. Киңәшмәдә милли белем һәм региональара хезмәттәшлек буенча район мәгариф бүлеге методисты Нурхәмәтова Г.И. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International