Дәүләталкогольинспекциясе Новошешминск районында 2026 елның беренче яртыеллык эш йомгакларын чыгарды

2026 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләталкогольинспекциясенең Чистополь территориаль органы Новошешминск районында 2026 елның гыйнвар–июнь эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим итте.

Контроль эшчәнлеге

Территориаль орган белгечләре эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр барышында алкогольсез (тоник) эчемлекләрнең кече яшьтәге балага сатылу фактын ачыкладылар (ООО «Аллегри»).

Рискларны профилактикалау программасы кысаларында контрольдә торучы субъектларга мәҗбүри таләпләрне бозмаска 23 кисәтү бирелде.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында 1 мөрәҗәгать керде, мәгълүмат расланды.

Хокук бозу фактлары буенча ТР Дәүләталкогольинспекциясе тарафыннан КоАП РФның 14.16.1 маддәсе буенча гомуми суммасы 107 500 сум (50% ташламаны исәпкә алып) 3 карар чыгарылды.

Лицензияләү һәм реализацияләү

Районда алкоголь продукциясенең ваклап сатуы 24 оешма тарафыннан 39 сәүдә объектында гамәлгә ашырыла. Яңа Чишмә авылында 12 объект, авыл җирлегендә 27 объект эшли.

Быелның гыйнвар–июнендә 7,1 мең дал алкоголь продукциясе реализацияләнгән (2025 елда — 7,7 мең дал). Кимеү — 8%. Шул исәптән:

  • «Татпотребсоюз» предприятиеләре реализацияне 2,5 тапкыр арттырган (0,5 мең дал);

  • фирма челтәре буенча кимеү 28% (1,1 мең дал);

  • коммерция структураларында 8% (5,6 мең дал).

Кертелә торган алкоголь продукциясендә кимеү 7%, әмма кертелә торган водка буенча 7% үсеш теркәлгән. Республика җитештергән продукциядә кимеү — 8%, водкада — 9%.

Ярты елда халыкка алкоголь сатуның бер кешегә туры килү күләме 5,7 литр (узган елның 93%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International