Новошешминск муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты (КСВО) төбәк бүлекчәсенең вәкиле – махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны Храмова Рузанна Анатольевна эшчәнлеген алып бара. Вәкил районда бер елдан артык эшли, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтә.
Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты СВО катнашучылары гаиләләрен берләштерү, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның якыннарына үзара ярдәм һәм һәртөрле терәк күрсәтү өчен оештырылган.
КСВО эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
мәдәни-патриотик һәм иҗтимагый эшчәнлек;
рухи-психологик ярдәм;
хокукый ярдәм;
гуманитар ярдәм;
проект эшчәнлеге;
яшьләрне социаль практикаларга һәм чараларга җәлеп итү.
Район халкы социаль-психологик, рухи һәм хокукый ярдәм, РФ Оборона министрлыгы һәм хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итү, шулай ук гуманитар ярдәм һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча КСВО вәкиленә мөрәҗәгать итә ала.
Новошешминск районында КСВО вәкиленең контакт мәгълүматлары:
Храмова Рузанна Анатольевна
Телефон: 8-904-676-43-15
ТР КСВО төбәк бүлекчәсе штабы:
Адрес: Казан шәһәре, Латыш укчылары урамы, 27
Телефоннар: 8-966-250-15-40, 8-996-250-15-90 (гомуми сораулар буенча, дүш–җом 12:00–16:00); 8-966-250-15-60 (хокукый сораулар буенча, дүш–җом 12:00–16:00)
E-mail: obrl6@z-ksvo.ru
📎 Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат (PDF)