Өлкәннәрне кайгырту-безнең уртак бурычыбыз!
Яңа Чишмә районында «Өлкән буын» федераль проектының мөһим юнәлешен («озак һәм актив тормыш»милли проекты кысаларында) гамәлгә ашыру дәвам итә. Сүз авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә планлы карау өчен китерү турында бара.
Бу ярдәм чарасы һәр өлкән яшьтәге кешенең, ерак яшәвенә карамастан, үз сәламәтлеген күзәтеп тору мөмкинлеге булсын өчен булдырылган. Даими диспансерлаштырулар табибларга авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә, бу авыр нәтиҗәләрне булдырмау һәм актив озын гомерне саклап калу өчен бик мөһим.
Быелның гыйнварыннан 647 якташыбыз тиешле тикшеренүләрне үтә һәм консультацияләр ала алды.
Өлкәннәребез безнең ярдәмне тоеп яшәсеннәр!