Хөрмәтле Яңа Чишмә районын тәмамлаучылар һәм ата-аналар!
Быел безнең егетләр БДИда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Сезнең алда киң мөмкинлекләр ачыла, һәм аларны дөрес куллану мөһим.
«Госуслуги» порталында «вузга онлайн керү»сервисы эшли. Ул илнең теләсә кайсы югары уку йортына документларны дистанцион рәвештә, чиратсыз һәм артык кәгазьләрсез тапшырырга мөмкинлек бирә. Шәхси кабинетта гаризаларның статусын, конкурс исемлекләрен һәм буш урыннарны күзәтеп була, система автомат рәвештә индивидуаль казанышларны исәпкә ала.
Сервис «мәгълүматлар икътисады»милли проекты кысаларында үсә.
Исегезгә төшерәм: 27 июльдә үк бюджет урыннарына конкурс исемлекләре бастырылачак. Вакыт аз калды.
Тулырак — сылтама буенча: www.gosuslugi.ru/vuzonline
Уңышлы укырга керүегезне телим!