Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе салым түләүчеләргә салымнарны һәм страховка взносларын түләүне кичектереп яки өлешләп түләү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Бу булган бурычны да, әле срокы җитмәгән түләүләрне дә кичектерергә мөмкинлек бирә.
Кичектереп / өлешләп түләү бирү өчен нигезләр (РФ Салым кодексы, 64 маддә):
стихия бәласеннән яки катастрофадан зыян килү;
бюджет финанславы булмау яки дәүләт (муниципаль) заказларын түләмәү;
берьюлы түләгәндә банкротлык куркынычы;
физик затның авыр мөлкәт хәле;
эшчәнлекнең сезонлы характеры;
салым күзәтчелеге нәтиҗәләре буенча бурыч.
Кичектерү сроклары:
кичектереп түләү – 1 елга кадәр;
өлешләп түләү – 3 елга кадәр.
Гариза бирү өчен кирәкле документлар:
КНД 1150086 формасы буенча гариза (нигез, сумма, срок күрсәтелә);
кичектереп / өлешләп түләү хокукын раслаучы документлар (банк белешмәләре, дебиторлык һәм кредиторлык бурычлары турында мәгълүмат, бәяләү картасы (финанс моделе) һ.б.);
түләүне тәэмин итүне раслаучы документ (залог шартнамәсе, гарантия яки банк гарантиясе).
Гаризаны ничек бирергә?
2026 елның 1 апреленнән гаризаларны Үзәк бурычлар белән эшләү комитеты (Бурычны реструктуризацияләү мәйданчыгы) карый. Гариза ТКС аша яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон формада бирелә.
Мөһим: барлык документлар гариза белән бергә җибәрелергә тиеш, югыйсә ул карауга кабул ителмәячәк (РФ Салым кодексы, 64 маддәнең 9 пункты).
Кирәкле белешмәләрне кайда алырга?
Бәяләү картасын һәм бурычлар турында мәгълүмат алу өчен түбәндәге электрон почтага мөрәҗәгать итәргә кирәк: ouz.r1600@tax.gov.ru.
Тулырак мәгълүмат – беркетелгән искәрмәдә.
📎 Искәрмәне йөкләп алыгыз: «Салымнарны түләүне кичектереп яки өлешләп түләү» (PDF)