Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә автоматик үлчәү-габарит контроль пунктлары (АУГКП) эшли. Ун пунктның программа тәэминаты (ремонт көткән өчесеннән кала) транспорт чараларының рөхсәт ителгән габарит параметрларыннан артуны ачыклауга көйләнгән.
Нинди габаритлар рөхсәт ителгән?
Авыр йөкле һәм/яки эре габаритлы транспорт хәрәкәте кагыйдәләре буенча (РФ Хөкүмәтенең 01.12.2023 № 2060 карары) чикләү үлчәмнәре:
Озынлык: бер транспорт чарасы – 12 м; тәгәрмәчле прицеп – 12 м; автопоезд – 20 м; ике күчәрле автобус – 13,5 м; икедән артык күчәрле автобус – 15 м; шарнирлы автобус – 18,75 м; йөкнең арткы ноктадан чыгышы – 2 м.
Барлык транспорт чараларының киңлеге – 2,6 м.
Барлык транспорт чараларының биеклеге – 4 м.
Искәрмә: Габаритларга контейнерлар, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының прицеплы җиһазлары да керә. Шуның белән бергә, үлчәгәндә кайбер элементлар исәпкә алынмый: арткы көзгеләр, антенналар, пыяла чистарткычлар, аяк басмалар, асфальт-юл техникасының навесное җиһазлары (мәсәлән, чалгылар) һ.б.
Габаритларны арттыру өчен штрафлар (РФ КоАП, 12.21.1 маддәсе):
| Арттыру (махсус рөхсәт белән) | Арттыру (рөхсәтсез) | ТС хуҗасына штраф |
|---|---|---|
| 10 см артык түгел | 10 см артык түгел | 150 мең сум |
| 10 см артык, ләкин 20 см артык түгел | 10 см артык, ләкин 20 см артык түгел | 300 мең сум |
| 20 см артык, ләкин 50 см артык түгел | 20 см артык, ләкин 50 см артык түгел | 400 мең сум |
| 50 см артык | 50 см артык | 600 мең сум |
Транспорт чаралары йөртүчеләренә һәм хуҗаларына юлга чыкканчы габаритларның закон таләпләренә туры килүен тикшерергә, эре габаритлы йөкләр ташыганда махсус рөхсәт алырга тәкъдим ителә.