Татарстанда бала тапкан хатын-кызларга берьюлы түләүләр арттырылды

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы посёлокларда даими яшәүче гаиләләргә финанс ярдәмен сизелерлек арттыру турында карар кабул итте. Үзгәрешләр 09.02.2018 № 67 карарына кертелде һәм рәсми бастырылган көннән көчә.

Түләүләрнең яңа күләме:

  • беренче бала тапканда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 100 мең сум (элек 50 мең);

  • өченче бала тапканда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 200 мең сум (элек 100 мең).

Түләүләр бер тапкыр бирелә. Аларны торак төзекләндерү, яңа туган балаларга кирәкле товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга юнәлдерергә мөмкин.

Кем алу хокукына ия?

Арттырылган түләү түбәндәге хатын-кызларга бирелә:

  • Татарстан Республикасының авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы посёлокларында даими яшәүче;

  • Россия Федерациясе гражданы булган;

  • бала туган вакытта республика территориясендә теркәлгән торган урыны булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International