Новошешминск районында гражданнарны бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чыгулы кабул итү узачак. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы тарафыннан берничә министрлык һәм ведомстволар белән берлектә оештырыла.
Кабул итү 2026 елның 19 маенда сәгать 11.00 дән 13.00 гә кадәр Новошешминск муниципаль районы Советы бинасында түбәндәге адрес буенча уза: Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт.
Чарада Юстиция министрлыгы, прокуратура, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, пенсия фонды, Росреестр, суд приставлары хезмәте, нотариаль һәм адвокатлар палаталары вәкилләре катнашачак.
Теләгән һәркем хокукый мәсьәләләр буенча квалификацияле консультация, шулай ук социаль ярдәм, хокукларны теркәү, пенсия тәэминаты һәм башка темалар буенча аңлатмалар ала алачак.
Юридик ярдәмгә мохтаҗ булган районның барлык халкы чакырыла.