Татарстанда «Служение» премиясенең Халык тавыш бирүе башланды

2026 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

III Бөтенроссия муниципаль «Служение» премиясе финиш сызыгына чыга. 2026 елның 3 мартыннан 6 апреленә кадәр Халык тавыш бирү этабы дәвам итә, бу этапта ил халкы иң яхшы муниципаль практикаларны билгеләячәк.

Татарстан Республикасыннан премиянең ТОП-110 финалисты исемлегенә ике проект керде:

  • Илсур Рәис улы Метшин, Казан мэры, «Россия халыклары бердәмлеге — ил көче» номинациясендә «Казан. Күптөрлелектәге бердәмлек» проекты белән;

  • Валерий Валерий улы Тигр, Тукай районы муниципаль депутаты, «Гаилә иминлеге — дәүләт приоритеты» номинациясендә «СВО сугышчыларына фронтта һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм» проекты белән.

Тавыш бирүдә 18 яшьтән өлкәнрәк, Дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәп язмасы булган теләсә кайсы РФ гражданины катнаша ала. Моның өчен https://pos.gosuslugi.ru/lkp/slujenie-2026/ сылтамасы буенча үтәргә кирәк. Һәр номинациядә бер генә тавыш бирергә мөмкин.

Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча ТОП-40 финалист исемлеге төзеләчәк, аннары Күзәтү советы премия лауреатларын билгеләячәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21 апрельдә «Кече ватан — Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында узачак.

«Служение» премиясе Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) тарафыннан РФ Президенты Администрациясе ярдәме белән оештырыла. Ул муниципаль хезмәткәрләрнең, җәмәгатьчелек вәкилләренең һәм волонтерларның территорияләрне үстерүгә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга керткән өлешен билгеләп үтү өчен чакырылган.

Татарстан проектларын яклагыз — сезнең тавышыгыз мөһим!

#ГолосСлужения

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International