Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә бик күп кар яуды, нәтиҗәдә кар катламы биеклеге сизелерлек артты. Карның күп җыелуы бина һәм корылмаларның түбәләреннән, елга үзәннәренең текә битләреннән, чокырлардан, карьерлардан бозлар һәм кар массалары төшү, кар басымы нәтиҗәсендә бина һәм корылмаларның түбәләре, киң аралы конструкцияләр ишелү белән бәйле һәлакәтләргә китерергә мөмкин.
Ведомстволар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, җылылык, су, газ һәм электр белән тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләренә, коммуналь предприятиеләргә, юл хезмәтләренә тәкъдим итәбез:
- кар массалары төшү ихтималы булган урыннарны тикшерүне оештырырга һәм, куркынычсызлык чараларын үтәп, аларны вакытында ясалма ишелдерергә;
- елга үзәннәренең, чокырларның, карьерларның текә битләреннән кар төшү куркынычы, балаларны контрольдә тотуны көчәйтү һәм мондый урыннарда уеннарга юл куймау зарурлыгы турында халык арасында аңлату эшләре оештырырга;
- киң аралы һәм яссы өслекле биналарга һәм кешеләр күп җыела торган урыннарга аерым игътибар биреп, биналарны һәм корылмаларны сайлап тикшерү үткәрергә;
- торак йортларның һәм административ биналарның түбәләрен, киң форматлы реклама конструкцияләрен һәм баннерларын вакытында кардан һәм боздан чистартуны, шулай ук торак пунктларга юлларны, торак йортларга керү юлларын, тротуарларны һәм янгынга каршы тышкы су чыганакларына керү юлларын кардан чистартуны тәэмин итәргә;
- янгын сүндерү юлларын һәм гидрантларны вакытында кардан чистартуга игътибар итәргә;
- түбәләрне кардан һәм боздан чистарту эшләрен башкарганда куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә, шул исәптән кар массалары төшәргә мөмкин булган урыннарга кисәтү билгеләре һәм киртәләр куярга һәм, куркынычсызлык чараларын үтәп, аларны вакытында ясалма ишелдерергә.