Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы артачак: бюджет һәм бюджеттан тыш секторлар өчен яңа күләмнәр
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең (МРОТ) яңартылган нормалары үз көченә керә. Минималь хезмәт хакы күләмнәре икътисадның бюджет һәм бюджеттан тыш секторлары өчен аерыла.
Бюджет секторы өчен
Федераль, республика һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалар федераль МРОТКА йөз тотачак. Россия Федерациясе Законы нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан аның күләме аена 27 093 сум тәшкил итәчәк.
Бюджеттан тыш сектор өчен
Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторы эш бирүчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 28 160 сум күләмендә билгеләргә тиеш.