Яңа Чишмә гимназиясе һәм Зирекле лицеенда кадрлар әзерләү программасы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары белән очрашулар узды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

8 декабрь көнне Яңа Чишмә гимназиясендә һәм Зирекле лицеенда Татарстанның агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү программасы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары белән очрашулар узды.
Чараларда Казан аграр университеты, район мәгариф бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсе, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һәм «Чистай " холдингы вәкилләре чыгыш ясады.

Укучыларга АПКда эшләү перспективалары, яшь белгечләргә 750 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме һәм максатчан юнәлеш буенча аграр югары уку йортында түләүсез уку мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Катнашучыларга уку йортлары һәм предприятиеләр эше турында видеороликлар күрсәттеләр, ә иң актив укучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Кунаклар шулай ук Зирекле лицеенда «Чистай» компаниясе ярдәме белән ачылган «Агрокласс»та булдылар.Проект «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International