Яңа Чишмә муниципаль районының хөрмәтле бишенче чакырылыш депутатлары!
23.09.2025 елда 10.00 сәгатьтә Яңа Чишмә муниципаль районы Советының зур актлар залында, Яңа Чишмә ав., Совет ур., 80 нче йорт бишенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 1 нче утырышы узачак. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралачак. Көн тәртибе белән җентекләбрәк Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында танышырга була http://novosheshminsk.tatarstan.ru/rus/proekti-dokumentov.htm "Документлар проектлары" бүлекчәсендә. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатларын район Советы утырышында катнашырга чакырабыз.