Яңа Чишмәдә Харис Хөсәенов исемендәге Беренче Энергокласс ачылды

2025 елның 5 сентябре, җомга

Яңа Чишмәдә Харис Хөсәенов исемендәге Беренче Энергокласс ачылды

Булачак энергетикларны әзерләү буенча профильле класс Чистай электр челтәрләренең «Челтәр компаниясе» филиалы ярдәмендә булдырылды.

Бу мәктәп укучыларының иртә һөнәри юнәлешенә һәм энергетика тармагы өчен Кадрлар резервы әзерләүгә юнәлдерелгән яңа белем бирү проекты. 

Булачак укучыларга теләк сүзләре белән «Челтәр компаниясе» Чистай электр челтәрләре филиалының бүлү челтәре буенча баш инженер урынбасары Марат Сруртдинов мөрәҗәгать итте.

Харис Хөсәеновның хатыны Наталья Павловна мәктәп һәм район җитәкчелегенә ирен искә алулары өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең профессиональлеге һәм эшкә бирелгәнлеге белән танылган Харис Хөсәен улының исеме укучылар өчен үрнәк булыр дигән ышанычын белдерде.

Энергоклассның укыту программасы төп фәннәрне – физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Проектның партнерлары Чистай электр челтәрләре булды, аларның белгечләре һөнәри юнәлеш бирү эшен алып барачак. 

Энергокласста уку укучылар өчен аңлы рәвештә һөнәр сайлауга һәм илнең әйдәп баручы техник югары уку йортларына уңышлы керүгә беренче адым булыр дип планлаштырыла. Энергокласс булдыру техник белем бирүне үстерүдә мөһим адым булачак, бу «яшьләр һәм балалар»милли проектының өстенлекле бурычы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International