Яңа Чишмә авылында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучы Владислав Курбатовка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлек билгесе Батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символына әверелгән «Патриот» паркында куелды.
Бу көнне геройны искә алырга аның туганнары, якыннары, шулай ук хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты, ул шәхсән Владислав гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Башта мемориаль такта Яңа Чишмә гимназиясе бинасына куелган иде, әмма соңрак, сугышчының әти – әнисе үтенече буенча, аны җәмәгатьчелек өчен уңайлырак һәм әһәмиятлерәк урынга - «Патриот»паркына күчерергә карар кылынды.
Айдар Метшин чыгышында Владислав Курбатовның батырлыгының илнең һәр кешесе өчен әһәмиятен ассызыклады.
"Владиславның батырлыгы иң тирән хөрмәткә лаек. Ул безнең өчен, безнең баш өстендә тыныч күк йөзе өчен җанын бирде. Безнең изге бурычыбыз - аның батырлыгы турында истәлекне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру. Владислав кебек геройлар батырлык, намус һәм үз Ватаныбызны яратуның чын үрнәге булып тора", - диде парламентарий.
Тантана бер минут тынлык белән тәмамланды, анда җыелганнар Владислав Курбатов һәм Ватанны саклау өчен үз гомерләрен биргән барлык сугышчылар истәлегенә баш иеп исәнләштеләр. Мемориаль такта итәгенә тере чәчәкләр салынды.