Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чара республиканың иң яхшы гаиләләрен, хезмәтләре, тугрылыгы һәм мәхәббәте белән кече Ватаныбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне хөрмәтләүгә багышланган иде.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Яңа Чишмә районының Акъяр авылыннан Гайнуллиннар гаиләсе-Данияр Сәгыйть улы һәм Миләүшә Мансур кызы да бар иде.

Данияр Сәгыйть улы инде 37 ел Акъяр җирлеге башлыгы булып тора һәм үзен туган ягын үстерүгә багышлаган. Миләүшә Мансуровна - аның ышанычлы таянычы һәм яратучан хатыны.

Алар бергә 39 ел буе кулга-кул тотынышып яшиләр, ике күркәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның гаиләсе-тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм кешеләргә хезмәт итүнең чын үрнәге!

Тантана театральләштерелгән прологтан башланды. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклады:: 
"Гаилә-ул көчле илнең нигезе. Бүген, Республика көне алдыннан, бу залга гаилә тормышының юбилярлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән күп балалы ата-аналар җыелды».

Тантана барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International