“Кадрлар” милли проекты кысаларында Яңа Чишмә районы буенча “Россия эше” Кадрлар үзәге үзгәргән!
Агымдагы ремонт төгәлләнә, аның барышында:
Идәндәге өслекләр, ишекләр, тәрәзәләр һәм җылылык системасы алыштырылган.
Килүчеләр өчен пространство сизелерлек киңәйтелде - иркенрәк һәм уңайлырак булып китте!
Хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләр өчен дә яңа заманча җиһаз эшли башлады.
Иң бәләкәчләр өчен махсус җиһазлар пәйда булды!
Барлык кабинетлар кондиционирлау системалары белән җиһазланачак.
Әти-әниләр эшкә урнашу яки һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшләшкәндә, балалар яңа махсус балалар почмагында күңелле һәм файдалы итеп вакытны уздыра алачак!
Эш барышын Яңа Чишмә районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова шәхсән үзе бәяләде.