Егор Тарнавский ТР Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов белән берлектә атна саен гражданнарны шәхси кабул итте.

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский ТР Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов белән берлектә атна саен гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә районда яшәүче хатын – кыз ашыгыч хәл итүне таләп итә торган проблема-күпфатирлы йортның түбәсен ремонтлау зарурлыгы белән мөрәҗәгать итте. 

Егор Тарнавский, мөрәҗәгатьне тыңлаганнан соң, җаваплы урынбасарга һәм хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчесенә тиз арада түбәгә тиешле ремонт эшләрен оештырырга һәм башкарырга кушты.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бара.

 Яңа Чишмәлеләр кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин
📱 8(84348)2-20-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International