"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең Оештыру комитеты тарафыннан 2025 елның чираттагы конкурсына старт бирү турында карар кабул ителде.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, республика предприятиеләрен җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүгә стимуллаштыру максатларында гамәлгә куелды.

Конкурста катнашу белдерелгән продукциянең/хезмәтләрнең конкурентлыкка сәләтлелеген бәйсез эксперт бәясенә һәм оешма эшчәнлеген сыйфат, норматив-метрлы тәэмин итү, иминлек, ресурс һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендәге заманча таләпләргә туры килү-килмәү предметына гомумсистемалы күзаллауга мөмкинлек бирә.

Конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булган оешмалар конкурс логотибын маркетинг максатларында куллану, аны озату документларында һәм үз продукциясенең төргәгендә урнаштыру хокукына ия. Иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турындагы мәгълүмат республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырыла, шулай ук конкурста җиңүчеләрнең еллык каталогына эләгә, ул Татарстан бизнес җәмәгатьчелеге арасында тарала, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, муниципаль районнар башлыкларына, шулай ук Татарстан Республикасының сәүдә вәкиллекләренә җибәрелә.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгу хокукы бирелә.

Конкурсның төбәк һәм федераль этаплары йомгаклары буенча ел ахырында Казан Ратушасында Татарстан Республикасының югары җитәкчелеге катнашында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла.

Конкурста катнашуга гаризаларны "ЦСМ Татарстан" ФБУ да 2025 елның 15 апреленә кадәр best@tatcsm.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Элемтә өчен телефоннар: (843) 233-18-13, 233-18-57.

Конкурс һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән сез безнең сайтта "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсы бүлегендә таныша аласыз (федераль этап - www.100best.ru).

Сезне «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашучылар арасында күрергә шат булачакбыз!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International