«Тере классика» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

 

Буген, 2025 нче елның 26 мартында, Казан шәһәре Идел буе районының 39 нчы лицей базасында «Тере классика» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды. «Тере классика» яшь укучылар конкурсы – Россиядә балалар өчен булган иң масштаблы әдәби проект.
        Конкурста муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар катнашты. Конкурсантлар XVIII–XXI йөзләрдә иҗат иткән Россия һәм чит ил авторларының проза әсәрләреннән өзекләр башкардылар. Жюри әсәрнең сайланышын, ораторлык сәләтен, әдәби әсәр авторының фикерләрен һәм хис-кичерешләрен тапшыра белүен, сөйләмнең техникасын һәм грамоталылыгын, тамашачыга эстетик һәм эмоциональ йогынтысын, образга үтеп керүнең тирәнлеген бәяләде.
        Безнең катнашучылар текстны яхшы белүләрен, эшкәртелгән дикция һәм актерлык талантын күрсәттеләр. Болар - Шахмай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Фирүзә (җитәкчесе – Шәйхетдинова А.Р.) һәм Ленин урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Макарова Арина (җитәкчесе – Валасеева Т. В.). Алар Диплом белән бүләкләнделәр.

Без укучыларны  «Тере классика» конкурсының төбәк этабында эйбәт чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International