2025 елның 14 мартында шәхси эшмәкәрләр белән алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Комиссиядә районда алкоголь продукциясен сату турында фикер алыштылар. А.а. Панов Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату турында сөйләде, республиканың башка муниципаль берәмлекләре арасында район рейтингын яңгыратты. Шулай ук эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.