Район башлыгы Вячеслав Козлов коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә өндәде.
11 мартта район хакимиятендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Вячеслав Козлов, катнашучылар алдында чыгыш ясап, коррупциягә каршы законнар таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Утырыш башында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Ирина Лобачева элек әлеге контроль йөкләмәләрнең үтәлеше турында хәбәр итте. Утырышта хокук саклау һәм күзәтчелек органнарының 2024 елдагы эшенә анализ ясауга аерым игътибар бирелде. Полиция, прокуратура, контроль-хисап палатасы вәкилләре ачыкланган хокук бозулар һәм күрелгән чаралар турында мәгълүмат бирделәр.
Әйтик, узган ел коррупция юнәлешендәге бер җинаять эше теркәлгән — ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирү омтылышы. Бу факт буенча суд тарафыннан 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Контроль-хисап палатасы тикшерүләр барышында ачыкланган хокук бозуларны һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча 16 млн сумлык чаралар күрелгән, шуның 31,3 мең сумы бюджетка кайтарылган. Дисциплинар җаваплылыкка 12 вазыйфаи зат тартылган.
2024 елда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы көрәш турындагы 10 закон бозу очрагы ачыкланган, алар буенча закон бозуларны бетерү турында 4 күрсәтмә кертелгән, аларны карау буенча 10 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Муниципалитет башлыгы Вячеслав Козлов финанс-бюджет эшчәнлегенә контрольне көчәйтергә кушты, бигрәк тә товарлар һәм хезмәтләр китерүгә килешүләр төзегәндә.
"Килешүләрдә катнашучы затларның аффилирлану куркынычын бетерергә кирәк. Мәнфәгатьләр конфликтының теләсә нинди билгеләре планлаштыру этабында киселергә тиеш", - дип белдерде ул.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия 2025 елга эш планын раслады.
«Барлык структураларның да системалы һәм җайга салынган эше генә идарәнең үтә күренмәлелеген һәм гражданнарның ышанычын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип йомгаклады Вячеслав Козлов.