Анда Троица храмы настоятеле иерей Симеон Камаев һәм якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (укытучысы Раиса Николаевна Лукманова) катнашты. Очрашуда катнашучылар китапларның һәм китап басуның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Россиядә китап басуның үсешенә һәм «Апостол»беренче басма китабын төзүче Иван Федоровның роленә аерым игътибар бирделәр. Бүгенге дөньяда яхшылык һәм сизгерлекнең мөһимлеге темасына кагылдылар. Симеон ата китапның рухи һәм дөньяви тормыштагы әһәмияте турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләде, Безнең катлаулы заманда иманның ролен ассызыклады. Чара җылы һәм танып белү атмосферасында узды. Очрашуга «православиенең яшерен дөньясы» китап күргәзмәсе әзерләнде, анда православие тематикасы китаплары тәкъдим ителде.