Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналарда катнаша
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда тантаналы бәйрәм чарасы узды.
7 март көнне Г.Камал исемендәге Казан дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җитәкчелегендәге делегация составында иҗтимагый оешмалар вәкилләре Кадрия Насыйрова, Светлана Мартышова һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының гаилә әгъзалары Татьяна Тумакова, Индира Чумакова һәм Рузанна Храмова бар.

