Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү, аларның алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү максатыннан алтынчы ел инде “Дуслык күпере” исемле зур проект тормышка ашырылып килә.
27 нче февральдә Шахмай мәктәбе “Эх, бу авыл кичләре” дип аталган очрашуга күрше татар авылларыннан (Яңа Чишмә, Тубылгытау, Зирекле) дусларын җыйды. Чарада җыр- бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады: җырлы-биюле түгәрәк уеннары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйнатылды. Шахмай урта мәктәбе укучылары туган телдә аралашу, укуны тәмамлаганнан соң яшьләрнең шәһәргә китүе,шуның нәтиҗәсендә мәктәпләр ябылу, шулай ук авылларның юкка чыгуы кебек бүгенге көндә бик актуаль булган проблемаларны күтәрделәр. Бай һәм күңелле авыл тормышын, яшәешен театральләштергән инсцинировкалар, сөйләшүләр аның тормыш кешене түгел, ә кешенең үз тормышын үзе матурлавын аңларга һәм шуның турында уйланырга мөмкинлек бирде. Һәр мәктәп гадәттәгечә күчтәнәчкә үзләренең "музыкаль номерларын" һәм татлы ризыклар алып килде.
Очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте. Оештыручыларга, килгән кунакларга зур рәхмәт!