Ярты ел эчендә Арат белән Ландыш акчалата ярдәм алачаклар һәм яңа төзелгән йортка ипотека кредитының бер өлешен түләп бетерәчәкләр.
Хәзерге вакытта Башкарма комитетта «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча түләүсез субсидия алуга чиратта тагын 4 гаилә тора.
Әлеге программада түбәндәге критерийлар буенча туры килгән яшь гаиләләр катнаша ала:
торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча Башкарма комитетта исәпкә кую);
түләү сәләте (банкта алдан хупланган ипотека кредиты яисә үз тупланмалары турында белешмә)
тулы булмаган гаиләдә ир белән хатынның яисә ата-ананың яше 35 яшьтән артмый.
Программа кысаларында түләүсез субсидия торак бәясеннән 35% ка кадәр алырга мөмкин.
Субсидияне беренчел, икенчел базарларда торак сатып алуга һәм торак йорт төзүгә тотарга мөмкин. Шулай ук банк белән килешү төзегәнче торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган очракта ипотека кредитын түләп бетерергә мөмкин.
Тулырак мәгълүмат алу өчен, сез мөрәҗәгать итә аласыз:
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге
Тел: 8 (84348) 2-23-95
яисә Яңа Чишмә авылы, Совет ур., 80 йорт, 4 нче кат 411 нче кабинет адресы буенча