МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯ БАШЛАНУГА БЕР ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

 

Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция башлануга бер ел тулу алдыннан Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Вакыт безне сайлады" дигән патриотик сәгать оештырылды.

 

Музейның фәнни хезмәткәре махсус хәрби операция башлану сәбәпләре, шулай ук анда катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында җентекләп сөйләде. Чарада катнашучылар безнең армиягә һәм уртак җиңүебезгә ышаныч белдерде.

 

Патриотик сәгатьтә махсус хәрби операция үткәрү зонасында һәлак булган якташларыбыз турында видеофильм күрсәтелде. Бу исемнәр безнең хәтердә мәңге сакланачак һәм яшь буыннар өчен үрнәк булып торачак.

 

Ахырда барлык катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International