Бүген Яңа Чишмә районы Советының киңәйтелгән утырышы узды, 2024 елда башкарылган эшләр турында депутатлар һәм җәмәгатьчелек алдында район башлыгы Вячеслав Козлов хисап тотты. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Залда махсус хәрби операция үткәрүдә катнашучы хәрбиләр бар иде. Муниципалитет башлыгы сугышчыларга батырлыклары, кыюлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерде, гуманитар ярдәм формалаштыручы һәм илтүче волонтерларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. СВО чорында безнең район халкы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы халкына һәм сугышчыларга төрле акцияләр буенча 72 млн. сумнан артык гуманитар ярдәм күрсәтте, шул исәптән 38 машина, 8 мотоцикл, 5 вагон, мини-мунча җибәрелде һәм бу, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә төрле ярдәмне исәпкә алмаганда.
Утырыш алдыннан кунаклар 2024 елда яңа ачылган объектларда футбол манежында һәм яшьләр үзәгендә булдылар. Холеда Администрация Яңа Чишмә районында җитештерелгән продукция күргәзмәсе белән танышты.
Ел йомгаклары буенча төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 12 млрд.сумнан артык тәшкил иткән. Тулай территориаль продукт 32,3 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
Авыл хуҗалыгы тармагына кагылып, муниципалитет башлыгы ассызыклаганча, куелган мөһим бурычларның берсе - АПК хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру һәм ел башына аның үсеше 9% тәшкил итте (47,2 мең сум), шул ук вакытта без республикадагы уртача күрсәткечләрдән артта калабыз әле. Кызганычка каршы, терлекчелек буенча рейтингта без 40 нчы урында торабыз. 2025 елга өстенлекле бурычларның берсе-терлекләрнең баш санын арттыру.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре төп мәсьәләләрнең берсе булып тора, 2024 елда Халык эре мөгезле терлекләр санын 303 башка киметкән һәм шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә торган тулай продукция күләмен 118 млн.сумга арттырган. Шәхси хуҗалыклардан авыл хуҗалыгы продукциясен сату да 72 млн. сумга арткан.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бер елда 18 программа гамәлгә ашырылган-юл төзелешен исәпкә алып, район инфраструктурасын үстерүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 4 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
2024 елда Яңа Чишмәлеләр 75 млн. сумнан артык социаль ярдәм алган.
Чыгышының ахырында Вячеслав Козлов барлык Яңа Чишмәлеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Марат Готыф улы билгеләп үткәнчә, районга эре мөгезле терлекләр санын торгызу буенча бик зур эш башкарырга, шулай ук авыл хуҗалыгында хезмәт хакын арттыру буенча чаралар күрергә кирәк.