2025 елның 12 февралендә Хезмәтне саклау буенча Координация советының чираттагы утырышы булды. Утырыш Яңа Чишмә муниципаль районының үзәк хастаханәсендә үткәрелде.
Координацион совет әгъзалары районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәтне саклауның торышы һәм шартлары турында фикер алыштылар.