Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау: 2025 елда нинди үзгәрешләр кертелде

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау: 2025 елда нинди  үзгәрешләр кертелде

 

       Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне  караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү  автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк  кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән.

 

        Шул ук вакытта аларны караган чор,  элеккеге кебек үк, хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажында исәпкә алына. Тулы бер  ел  өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә (ИПК).

 

         «Түләүләрнең яңа механизмы татарстанлылар өчен әлеге хезмәттән файдалану  процессын гадиләштерде. Хәзер түләү автомат режимда гариза кабул итмичә генә  билгеләнә. Өстәвенә, түләү ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караган гражданнарның шәхси  счетларында карау  чорлары автомат рәвештә  исәпкә алынды. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган очракта, хезмәткә сәләтле гражданга әлеге чорны шәхси исәп-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк.

 

.

          Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Документта карау чыннан да башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да раслый алачак. Бәхәсле очракларда  Социаль фонд бүлеге хезмәт күрсәтү  шартларын ачыклау өчен, тикшерү акты уздырырга мөмкин.

          "Мин  85 яшьлек  әнине карыйм. Элек караучыны алмаштырган очракта һәрвакыт  гариза бирергә туры килә иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге процесс күпкә җиңеләйде. Әнине  пенсиягә өстәмә кушылу сөендерсә,  мин  стажым артканга куанам, - дип өстәде, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы Марина Семенова.

          Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә  таныша аласыз. Шулай ук дүшәмбе-пәнҗешәмбе коннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне иртәнге 8 дән 15.45кә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге  бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз:8-800-1-00000-1.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International