Ел саен без районның хезмәт коллективлары белән очрашабыз, менә шулай йөзгә - йөз аралашып, сорауларыгызга җавап бирү, тәкъдимнәр ишетү өчен", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Вячеслав Козлов залдагыларга.
Муниципалитет башлыгы үз чыгышында 2024 елда башкарылган эшләр, районның нинди социаль-икътисадый күрсәткечләргә ирешүе, 2025 елда Яңа Чишмәлеләрне нинди проектлар гамәлгә ашырырга кирәклеге һәм нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләде.
Вячеслав Козлов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Зирекле участок хастаханәсенә, сөт кухнясына һәм Урганча һәм Сөлчә-Баш авылларындагы 2 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалачак.
Район башлыгы медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елга төп бурычлар булып халыкның үлү очракларын киметү, өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү һәм халыкны йөз процент профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү тора.