Яңа туган сабыйлар арасыннан 24 малай һәм 40 кыз теркәлгән. Иң популяр исемнәр Мирон, Артем, София, Полина, Елизавета, Дарья була. Сирәк исемнәр: Гордей, Игнат, Али, Ясирә, Айдина, Агата. 2024 елда үлем турында 199 акт төзелгән, бу 2022 елга караганда 2 актка кимрәк. 43 пар никахларын теркәгән, 17 пар никахларын өзгән. Бу хакта ЗАГС секторы мөдире Алия Мирьякупова атна саен уздырыла торган киңәшмәдә 2024 елга нәтиҗәләр ясаганда хәбәр итте.
Район башлыгы Вячеслав Козлов хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә район ЗАГСы гаилә институтын ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләрен саклау, шул ук вакытта дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту буенча эш алып барыр дип ышаныч белдерде.
Мәдәният өлкәсендәге эшкә Галина Носова йомгак ясады. Ул хәбәр иткәнчә, районда 47 мәдәният учреждениесе эшли, аларда 5 меңнән артык мәдәни-массакүләм чара уздырылган. «КИНОМАКС» кинозалы 607 сеанс үткәрде, 907280 сум күләмендә тулай керем җыйды. Китапханә фонды да ел саен тулылана. 2023 елда муниципаль китапханәләр фонды 5046 данәгә тулыланды. Ел дәвамында мәдәният учреждениеләре 31 проекттан торган 10 Россия һәм республика грантында катнашты, шуларның 8е җиңүче.