Яңа Чишмә районында торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә.

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Көнүзәк мәсьәләләр спектрын ачыклау өчен администрация вәкилләре, идарәчеләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләре халык белән очрашулар үткәрә. Аларның берсе Акбүре авылында узды.

Халык белән очрашуга район башлыгы Вячеслав Козлов та килгән иде.

"Без даими алып барган халык белән әңгәмә кешеләрне борчыган иң актуаль сорауларны җыярга, бүгенге көндә иң мөһиме нәрсә икәнен аңларга һәм өстенлекләрне дөрес билгеләргә мөмкинлек бирә."- дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.

Авыл халкы алдында 2024 елда башкарылган эшләр турында Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов хисап тотты .

Узган ел үзара салым акчасына юл, су белән тәэмин итү, авыл территориясен чабу ремонтланды.

Аннары муниципалитет башлыгы Вячеслав Козлов районның узган елда ирешкән социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде.

С җыен азагында авыл үсешенә зур өлеш керткән актив кешеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International