2025 елның 22 гыйнварында Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен туктату буенча район комиссиясенең 2024 елда башкарылган эше турында хисап һәм Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен туктату буенча ведомствоара комиссиянең 2025 елга эш планы расланды.

2024 ел йомгаклары буенча Яңа Чишмә районы җирле ваклап сату базарындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча 2 нче урында тора, 2023 елның шушы чорында район позициясе 1 нче урында иде.

Димитриева Наталья Ивановна-Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 1 разрядлы белгече, алкоголь сатуга анализ ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International