Яңа Чишмә районында халык җыеннары традициягә әйләнде. Биредә яшәүчеләр оешма-учреждение җитәкчеләре белән очрашырга, борчыган сорауларны шәхсән үзе бирергә мөмкин. Еш кына проблемалар залдан чыкмыйча ук хәл ителә.
Беренче җыеннар бүген Яңа Чишмә электр челтәрләре һәм Эчке эшләр бүлегенең хезмәт коллективларында узды. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Ул районда икътисадый, социаль-демографик өлкәләрдәге хәлләр турында сөйләде, шулай ук сорауларга җаваплар бирде.
Муниципалитет башлыгы хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләрен стимуллаштыру өчен агымдагы елда иң яхшы хезмәткәрләргә ел саен бирелә торган грант суммасы арттырылачак.
Акъяр - Яңа чишмә юлын ремонтлау мәсьәләсе борчый. Вячеслав Козлов агымдагы елда 4 км озынлыктагы юл ремонтланачак, дип җавап бирде.шулай ук муниципаль җир белән эш итү турында да сорау бирделәр.