Тулаем алганда, бәйрәм көннәре тыныч булды, ашыгыч хезмәтләр кечкенә аварияләргә бик тиз җавап бирде, дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.
Муниципалитет башлыгы барлык медикларга, хокук саклаучыларга, янгын сүндерүчеләргә һәм коммуналь хезмәткәрләргә яңа ел бәйрәмнәрендә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Вячеслав Козлов хәбәр иткәнчә, бу атнада районның һәр торак пунктында һәм оешмаларында гражданнар җыеннары башлана. Ул социаль хезмәтләр, торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә бу очрашуларда катнашырга кушты.
Чукындыру бәйрәмендә Яңа Чишмә районында 7 купель җиһазландырылачак. Бу бәйрәм бик күп гражданнарны җыя. Аларның иминлеген тәэмин итү-бәйрәм алдыннан һәм аны үткәрү көнендә кизү торачак хокук саклау органнары, авария-коткару хезмәтләре һәм медикларның бурычы.
Монда ук Вячеслав Козлов учреждениеләрнең, күп фатирлы йортларның түбәләрен кардан чистарту бурычын куйды.