"Туктаусыз кар яву сәбәпле, социаль челтәрләрдә, шул исәптән миңа да, халык кар җыю турында мөрәҗәгатьләр яза. Бу эшне сыйфатлы башкарырга, шул исәптән кар чыгару эшләрен дә башларга кирәк. Бу коммуналь хезмәтләргә генә түгел, сәүдә объектлары, оешмалар һәм предприятиеләр милекчеләренә дә кагыла. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр административ беркетмә төзергә тиеш."- диде муниципалитет башлыгы.
Көзге чакырылыш кампаниясенең ничек узуы турында хәрби-хисап өстәле белгече Алексей Мельников сөйләде. Чакырылыш комиссиясе утырышына чакырылган 35 кешенең 30ы килде. 4 качучыга эзләү өчен материал хокук саклау органнарына тапшырылган. Районның бер кешесенә чакырудан качкан өчен РФ Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Чакырылыш кампаниясе йомгаклары буенча 14 Яңа Чишмә егете хәрби хезмәткә алынды һәм озатылды.
14 декабрьдә Яңа Чишмә авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ассортимент төрле: сыер ите, кош ите, яшелчә, сөт продукциясе, яңа пешкән балык һәм башкалар. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәкъдим ителгән продукцияне сатудан барлыгы 900 мең сумга якын акча эшләгән.