Яңа Чишмә районы башлыгының РФ Конституциясе көне белән котлавы 2024

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле Яңа Чишмә районы халкы!
Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз!

Россия Конституциясе-ул ныклы хокукый нигез, ул демократик дәүләтнең төп кыйммәтләрен ныгыта. Төп Закон һәркем өчен тигез сәяси, икътисадый хокуклар һәм ирекләр раслый. РФ Конституциясен үтәү һәр гражданга иртәгесе көнгә ышаныч тоеп иркен яшәү мөмкинлеген тәэмин итә.

Төп Законга таянып, илебез үзенең бөтенлеген саклап, катлаулы сынаулар аша ышанычлы үтте. Конституция Россиянең алга таба үсешенә, аның иминлеккә таба хәрәкәтенә нигез булды һәм булып кала.
Кадерле якташлар! Сезгә тынычлык һәм яхшылык, бәхет һәм сәламәтлек, иминлек һәм муллык телибез! Бу бәйрәм Россия, туган район хакына куелган максатларга ирешүдә безнең барыбызга да яңа көч бирәчәк!

Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы В. М. Козлов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International