Яңа Чишмәдә Ватан Геройлары көнендә истәлекле митинг уздырдылар. 

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнне илнең барлык почмакларында Советлар Союзы һәм Россия Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.
Яңа Чишмә районы 2 Советлар Союзы Герое-Чекин Борис Сергеевич һәм Савельев Федор Петровичның туган җире. 
Чара Советлар Союзы Геройлары һәйкәле янында узды. 
Җыелганнарга район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов мөрәҗәгать итте.
- Без бүген Ватаныбызны кайчакта үз гомерләре бәрабәренә саклап, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә җыелдык. Биредә Россиянең бөеклегенә нигез салган Советлар Союзы Геройлары, якташларыбыз бюстлары урнаштырылган. Бүген махсус хәрби операция вакытында геройларыбызга-СВО катнашучыларына хөрмәт күрсәтәбез. Безнең хәзер Ватанны саклауда булган барлык егетләребез, чын геройлар! Безнең заман геройлары!
Ата-бабаларыбызның батырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән митингта катнашучылар чәчәкләр салдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International