21 ноябрьдә РТ Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе Яңа Чишмә районы эшкуарлары өчен күчмә бизнес-интенсив үткәрде.
Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткәрелде һәм муниципаль районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча булган мөмкинлекләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелде.